Хуҗабикәләр колагына рубрикасы буенча яңалыклар
-
Укропны тәрәзә төбендә үстерәбез
Кышын өйдә үстерү өчен укропның "Каскаленский", "Грибовский", "Узбеский -243", "Армянский -269" төрләре популяр. Укроп җиңел туфракны ярата. Кыш буе яшел тәмләткечләр ашау өчен аны 30-40 көн саен чәчеп торырга кирәк.
-
Төшке ашларыгыз тәмле булсын, райондашлар.
Тавык түшкәсе сырлы катлам астында. Ингредиентлар: Тавык түшкәсе - 1 шт. Помидор - 1 шт. Бәрәңге - 2-3 шт. Башлы суган - 1 шт. Каты сыр - 100 г Майонез - 2 ст. л. фото һәм материал http://sarman-rt.ru/ru/the-news-tat/item/15794-t%D3%A9shke-ashlaryigyiz-t%D3%99mle-bulsyin-rayondashlar.html алынды
-
Йөкле ханымнарга меню
Пьер Дюкан фикеренчә, йөклелек чорында 60 көнлек бер период бар: ул вакытта бала сәламәтлеге булачак әни рационына нык бәйле. Танылган француз диетологы: диабет, симерү кебек киң таралган чирләр хроник төс алганда, йөкле ханымнарның ашавына аеруча игътибар итәргә кирәк, дигән фикердә. Һәм туачак сабыйларда бу куркыныч авыруларны булдырмау профилактикасын ана карынында...
-
Майлар хакында сөйләшеп алыйк.
Үсемлек маеның файдасы турында нидер исбатлап утырасы да юк: ул май кислоталары, А, Е, Д, К һәм РР, В төркеме витаминнарына бай. Ә менә күптөрле майларның аермасын белеп, кайсы ничек файдалы булуын ачыклау комачауламас. Киштәдәге май савытларын күргәч, кайсын алырга белми торганда, ошбу язманы исегезгә төшерерсез. 1. Көнбагыш мае Балачактан...
-
Итле пирог
Итле пирог рецепты. 200 г маргарин 200 мл кефир яки каймак ½ ч.к. чәй содасы 1 йомырка он Эчлек: 200 г чи ит 3-4 бәрәңге 4-5 суган тоз, борыч Маргаринны угычтан үткәрергә һәм валчыклар барлыкка килгәнче он белән уарга. Кефир яки каймак, чәй содасы һәм йомырка салырга. Барысын бергә яхшылап...
-
"Бәрәңге" пирожные
600 г печенье 1 банка куертылган сөт (сгущенка) 200 г сыер мае 3 аш кашыгы какао 1 пачка ванилин Уклау яки блендер белән печеньены ваклыйбыз. Куертылган сөт һәм майны болгатабыз. Килеп чыккан кремга печенье, ванилин кушып болгтабыз. Куе һәм ябыша торган масса килеп чыгарга тиеш. Бу массадан кул белән бәрәңге...
-
Татлы ризык-Маффинны (рецепт)
Маффинның ватаны - Англия. Аны күпләр кекска охшаган дип ялгыша, маффинның камыры тыгыз һәм авыррак була. Камыр өчен:150 грамм шикәр комы,150 грамм маргарин яки ак май, 1 кап ванилин, 3 йомырка, чама белән он.Камыр куе каймак кебек булырга тиеш. Махсус формаларга салып өсте килгәнче мичтә пешерергә. Маффиннар суынгач, өстен теләгәнчә...
-
Фасоль һәм бавырдан салат
300 әр г фасоль һәм бавыр 3 кишер 2 суган 2 а.к. атланмай тоз төелгән кызыл борыч 200 г майонез Фасольне бер төн салкын суда тотканнан соң, йомшарганчы пешерергә. Суын саркытып, атланмай салырга. Бавырны пешереп кыздырырга һәм вак итеп турарга. Вак итеп туралган суганны эре угычтан уылган кишер белән бергә...
-
Портулак утыртыгыз
Безнең якта бу үләнне бакчаларында чәчеп үстерүчеләр сирәк. Югыйсә матур да, тәмле дә, файдалы да үсемлек үзе. Аның сусыл яшел яфракларын салатларга кушалар, яшел аш пешерәләр, аштәмләткеч сыйфатында кулланалар. Портулакның дәва үзлекләре дә бик күп. Бакчагызның кечкенә генә бер почмагын кызганмагыз әле быел шуңа. Ничек үстерергә Портулак - җылы як...
-
Мандарин кабыгы коры ютәлдән коткара
Кыш - мандаринны күпләп ашау чоры. Кило-кило мандаринның кабыгын моңарчы чүпкә аткан булсагыз, бүгеннән җыеп барыгыз һәм сәламәтлегегез өчен кулланыгыз. Дисбактериоз һәм ашкайнату проблемалары булганда Кипкән мандарин кабыгын кофетарткычта ваклагыз. Аксыл әфлисун төсендәге порошок барлыкка килер. Шуны һәр ризыкка тәмләткеч урынына 1 чәй кашыгы кушып ашагыз. Ул метеоризм һәм ашказаны-эчәк...
-
Кефирдан кайнаткан корт
Кортны калын төпле савытта я табада кайнаталар. Кефирны савытка салып, көчле ут өстенә куялар. Суы кайнап беткәч, утны киметәләр һәм, саргылт төскә кергәнче, болгата-болгата кайнаталар, савыт төбендә корт утырып кала. Әзер кортны гөбәдия эченә салалар, май һәм бал белән ашыйлар. Кортны гөбәдия өчен әзерләгәндә каймак яки атланмай (сары май), шикәр...
-
2018 елга рассада утырту тәртибе
Борын-борыннан Россия халкы борыч һәм баклажанны 23 февральдә, ә помидорны 8 мартта утырткан. Хәзер исә төрле лампалар ярдәмендә көн озынлыгын арттырырга мөмкин. Борычны кайчан утыртырга? Монда ике факторны истә тотарга кирәк. Беренчедән, сез сайлаган сортның үзенчәлекләре (иртә өлгерешле сорт күчереп утыртканчы - 60, соң өлгерешлесе 75 көн торырга тиеш). Икенчедән,...
-
ТОРТ ӨЧЕН БИСКВИТ
Кирәк: 4йомырка 0,5стакан шикәр комы 1стакан он калак очы белән генә ванилин Ярты бал калагы разрыхлитель Әзерләү: йомыркаларның сарысын агыннан аерасы, аерылган аксымнарны башта акрын, аннары кызурак режимда миксер белән күпертәсе. Яхшылап күперткәч, миксер эшләп торган көйгә калаклап кына шикәр комы саласы, әз генә ванилин салыгыз. Аннан сарыларны кушып болгатып,...
-
Хуҗабикәләргә көндәлек тормышта файдалы 16 киңәш
1. Иссез сумка Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез. 2. Чиста торбалар Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез. 3. Кызынган эзләр Табигый булмаган загар аркасында тиредә кайчак ак таплар барлыкка килә. Моңардан котылу өчен...
-
Яңа ел табынына салатлар рецепты
«Көнбагыш» салаты 1 тавыкның түш ите 400 г гөмбә 1 баш суган 3 йомырка 150 г сыр зәйтүн майонез чипслар Тавык итен һәм йомыркаларны пешерегез, гөмбә белән суган кыздырыгыз. «Көнбагыш» салатын тезә башлыйбыз. Савыт төбенә туралган тавык итен тезегез, майонез ягыгыз; икенче катка өстенә майонез ягылган шампиньон белән суган салына;...