Хуҗабикәләр колагына рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Кояшлы салат" рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан "Кояшлы салат" рецептын тәкъдим итәбез. Салат өчен: 4 йомырка, 1 кишер, 1 тавык түше, 100 грамм сыр, 1 банка кукуруз, 2 киви, майонез. Эш тәртибе: йомырканы, кишерне, тавык түшен пешерергә. Вак угычтан йомырка, кишер, сырны уарга, тавык итен шакмаклап турарга. Тәлинкә уртасына стакан куярга, аның тирәли ингредиентларны...
-
Өй сырын ничек әзерләргә??
Якыннарыгызны өй сыры белән шаккатырыгыз Яңа елга кызыклы һәм гадәти булмаган нәрсә әзерләргә - һәр хуҗабикәне шул сорау борчый. Без сезгә кунакларыгызны бик тәмле өй сыры белән гаҗәпләндерергә тәкъдим итәбез. Аны әзерләү гади, күп ингридиентлар таләп итми һәм, шунысы да мөһим, сезнең вакытыгызны күп алмый. Шулай итеп, өй сыры өчен...
-
2018нче Яңа ел табынында ниләр булырга тиеш?
2017-нче елны Әтәч символы астында үткәрсәк, 2018-не Эт елы буларак көтәбез. Өстәл әзерләгәндә дә киләсе елның хуҗабикәсе күңеленә хуш китерергә тырышыгыз. Шул очракта елыгыз күңелле, борчу-кайгыларсыз, рәхәт узар. Эт актив һәм шат яшәү рәвешен сурәтләүче хайван. Шуңа да 2018-нче Яңа ел табынын ирекле һәм уңайлы форматта әзерләгез. Һәр бәйрәм табынының...
-
Бананнан ютәл даруы ясау ЫСУЛЫ
Ютәлне бетерә торган дару ясау өчен ике банан, 400 мл су һәм ике аш кашыгы бал кирәк була.Суны ут өстенә куябыз, бананны изәбез. Су кайнап чыккач, банан боламыгын салабыз. Суынгач, бал кушып эчәбез. Катнашманы көненә дүрт тапкыр кулланырга кирәк. Кулланыр алдыннан аз гына җылытып алыгыз. Шәһри Казан
-
Коллегабыз Рәфилә Шәмсутдиновадан "Бавыр" торты рецепты
Бавыр торты Кирәкле продуктлар (ике торт өчен) 500 грамм бавыр (бозауныкы) 3 йомырка 1 стакан сөт 2-3 аш кашыгы он сыек май, тоз Эчлек өчен 3-4 данә эре кишер 3-4 данә эре суган 3-4 бармак сарымсак (яраткан кешеләр өчен генә) майонез Әзерләү Беренче эш итеп тортның эчлеген әзерлибез. Суганны вак...
-
Йомырканы ничек сакларга?
Йомырканы суыткычта 4 атнадан артык тотарга киңәш итмиләр. Ә менә туңдыргычта берничә ай саклана ала. Ул тәмен дә, файдалы үзлекләрен дә югалтмый. Йомырканың агын һәм сарысын аерым, капкачы ябык контейнерларда саклавы уңайлы. Туңдырылган йомырка агыннан безе, глазурьлар ясый аласыз. Сарысыннан тәбә пешерергә, камыр ашларына кушарга була. Кичтән йомыркалы контейнерны суыткычның...
-
Өйдә ясалган шоколад (рецепт)
Өйдә шоколад ясауның шундый җиңел рецептын тәкъдим итәм, өстәвенә тәмле дә булачак. Шоколад өчен: 1 чәй кашыгы шикәр комы, 4 аш кашыгы какао ("Несквик" бик яхшы эреп бетә, төерчекле булмаячак), 50 грамм атланмай, 2 аш кашыгы сөт. Эш тәртибе: майны эретергә, шикәр комы, какао һәм сөтне бергә болгатырга, аннары майга...
-
ХАЛЫК МЕДИЦИНАСЫ: салкын тиюдән ышанычлы дару
Кышын организм «арый», аңа витаминнар җитми, салкын тиюләр башлана. Кыйммәтле дааруларның ярдәм итәсенә дә ышаныч аз. Шуңа да сезгә аптека даруларына альтернатива тәкъдим итәбез. Әлеге витамин катнашмалары өй шартларында бик җиңел әзерләнә. Алар үз кулларыгыз белән ясалган натураль продукт та, организм өчен бер зыяны да юк. Баночкалардагы витаминнарга карый күбрәк...
-
ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР КОЛАГЫНА
Еш кына хатын-кызлар үз-үзләренә: "Ябыгыр өчен нәрсә ашыйм икән?" дигән мәңгелек сорау бирә. Моның өчен безгә рационыбызга үзебез үстергән биш бакча җимешен кертергә кирәк. Брокколи һәм чәчәкле кәбестә Картаю процессын тоткарлыйлар һәм организмның эшчәнлеген яхшырталар. 100 г брокколи - 34 ккал, төсле кәбестә - 30 ккал. Шпинат Яшел яфраклары -...
-
Тылсымлы салфеткалар
Чисталык өчен көрәштә алар алыштыргысыз ярдәмче. Күптөрле салфетка тәкъдим итәләр сатуда. Хуҗабикәләр колагына иң мөһиме - ул сыйфатлы булсын, диясебез килә. • Кафель һәм раковина өчен: Җитен һәм целлюлозадан эшләнгән салфеткалар майны бик тиз бетерә. Иске, озак торган тапларны да оста чистарта. Мондый салфеткаларны ялтырап торган металл өчен дә, пластик,...
-
Бастырма әзерләү ЫСУЛЫ
Бастырма әзерләү өчен ат ите (1 кило), су (1 литр), тоз (4 аш кашыгы), төелгән кызыл борыч (2 аш кашыгы), коры тмин, әнис, дафнә (лавр) яфрагы кирәк булачак. Итне юарга һәм киптерергә кирәк. Эш тизрәк барсын өчен, итне озынча итеп берничә өлешкә бүләргә була, мае булса, аны аерып алырга кирәк....
-
Бавыр торты (рецепт)
Бәйрәм табыны өчен бавыр торты рецептын тәкъдим итәм. Бавыр торты өчен: 1 кг сыер бавыры, 3 стакан сөт, 3 йомырка, 5-6 аш кашыгы он, 4-5 уртача суган, 4-5 кишер, 250 грамм майонез, 4-5 тырнак сарымсак, петрушка, тәменчә тоз, төелгән борыч, кыздыру өчен үсемлек мае. Бавырның элпәсен алырга, юып саркытырга, вак...
-
Д витаминын дөрес итеп бирәбез
Рахит… Өлкән буын вәкилләре арасында бу авыру турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Ә менә яшь әниләрнең күбесе әлеге чирдән, Аллага шөкер, хәбәрдар түгел… Шулай булгач, бу теманы нигә күтәрәсең соң, дисезме? Чөнки рахит авыруының төп профилактикасы - Д витамины. Тик ата-аналарның күбесе сабыйларына аны бирүдән баш тарта, яисә инде әлеге...
-
Гөлләр кышны яратмый
Кышкы чорда бүлмә гөлләре үзләрен начар хис итә. Бу вакытта аларга нык игътибар кирәк. Һаваның коры һәм температураның түбән булуыннан гөлләр сула башлый. Салкыннан ничек сакларга? Ничек кенә тырышмыйк, бүлмәләрдә кышын тиешле температураны саклап булмый. Ә бүлмә гөлләренә шартлар булмаса, алар авырый башлый. Тәрәзәдән кергән сизелер-сизелмәс салкын җил дә гөлләргә...
-
Теләче хуҗабикәләренә бик файдалы киңәшләр
Барлык төр ризыклар да пыяла, эмаль савытларда, яки кургаш кагәзьгә төреп яхшырак саклана. Азык-төлекне полиэтилен пакетта сакларга ярамый, ул тизрәк бозыла. Табага тоз сипсәң, кыздырганда май чәчрәми. Кыздырыр алдыннан тастымалга яки салфеткага салып корытсаң бәрәңге кытырдап торыр. Духовкадагы ит коры булып пешмәсен өчен, аның янына сулы савыт куегыз. Су пары...