Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Синоптиклар сентябрьнең аномаль булачагын фаразлый

Татарстанны аномаль җылы сентябрь көтә. Температура нормадан югары булачак. Айның беренче яртысы җәйнең дәавамы кебек була, дип хәбәр итә КФУның метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

«Россия Гидрометцентры фаразлавы буенча, уртача айлык температура 13 градус булачак. Кайбер районнарда корылык та сакланачак», дип билгеләп үтә галим.

Аның сүзләренчә, быел августта температура шулай ук нормадан 3 градуска җылырак килгән.  Бу тенденция сакланачак, дип яза РБК сайты. Көзнең беренче аеның беренче атнасында 18-20 градус җылы һава торышы сакланачак.

Гомумән, Юрий Переведенцев 2018 елны дөньякүләм 160 еллык күзәтүләр тарихында иң җылысы булган дип саный. «Глобаль җылыту дәвам итә», ди эксперт.

Фото: https://pixabay.com | Hans

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X