В республике

8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә түләү күпме булачагы билгеле

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяков аз керемле гаиләләрдәге 8 дән 16 яшькә кадәрге балалар өчен өстәмә яңа түләү 6 дан 12 мең сумга кадәр булачагын әйтте. Бу турыда РИА Новости яза.   «Мондый гаилә төбәктәге яшәү минимумы күләменең 50, 75 яки 100 проценты дәрәҗәсендә пособие алырга мөмкин. Бу Россиядә уртача 6 дан 12 мең сумга кадәр була», — диде Котяков «Россия 24» телеканалы эфирында.   Моңа кадәр Россия Президенты Владимир Путин 1 апрельдән аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек балалар өчен яңа түләүләр билгеләнәчәге хакында белдерде. Дәүләт башлыгы искәртеп үткәнчә, гаиләләр беренче түләүләрне инде майда ук алачак. 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=36119

Фото: интернеттан


Нет комментариев