Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыручыларның сезонлы артуы күзәтелә. Бер атна эчендә 14 548 очрак ачыкланган, ә грипп өлеше 70% ка кадәр арткан. Бу хакта Роспотребнадзорның республика буенча идарәсендә хәбәр иттеләр.
Авыру әлегә эпидемия бусагасыннан түбән кала, шуңа күрә вакцинация өчен вакыт бар әле. Прививканы 1 миллионнан артык кеше — халыкның 32% ы ясаган. Беренче чиратта вакцинация 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, шулай ук үпкә, йөрәк һәм симерү хроник авырулары булган пациентларга кирәк.
Ведомствода җәмәгать урыннарында битлек киеп йөрергә һәм авыру билгеләре булган кешеләр белән элемтәдән качарга киңәш итәләр. Шулай ук кулларны сабын белән ешрак юарга, бүлмәләрне җилләтергә һәм дымлы җыештыру үткәрергә кирәк.
Нет комментариев