Казан педагогика көллиятенең 150 еллыгына багышланган тантаналы чарада ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең 10 укытучысына торак сертификатлары тапшырды.
Торак сертификатларын педагоглар быелдан ала. Ел саен алар 50 яшькә кадәрге һәм кимендә өч ел эш тәҗрибәсе булган укытучыларга һәм тәрбиячеләргә биреләчәк. Моннан тыш, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ статусына ия булу һәм грант бирелгәннән соң биш ел Татарстан мәгариф учреждениеләрендә эшләү мәҗбүри.
Бу көнне Казан төзелеш көллияте, Казан радиомеханика көллияте, Кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте, Түбән Кама политехника көллияте, Бөгелмә аграр көллияте, Арча педагогика көллияте, Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте, Буа ветеринария техникумы, Лениногорск нефть техникумы, Кукмара аграр көллияте педагоглары торак сертификаты алдылар.
Нет комментариев