29 ноябрь көнне Теләче авылында, Теләче районы кабаттан оешуга 35 ел тулу уңаеннан, чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак.
Ярминкәдә сезне җирле җитештерүчеләрдән һәм шәхси хуҗалыклардан экологик яктан чиста, сыйфатлы һәм кулай бәядән төрле продукция көтә: яңа суелган ит (сыер, сарык, кош ите), сөт ризыклары, каймак, эремчек, май, бәрәңге, яшелчәләр һәм җиләк-җимеш, хуш исле бал һәм умартачылык продуктлары, ашлык, печән, салам һәм башкалар.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе белән беррәттән, чара программасына районыбызның юбилее уңаеннан зур бәйрәм концерты һәм театральләштерелгән күренешләр дә кертелгән Күңелле ял, җыр-моң, бәйрәм рухы һәм мул ярминкә — боларның барысы да сезнең өчен! Гаиләләрегез, якыннарыгыз белән килегез, бәйрәмне бергәләп каршы алыйк!
Башлану вакыты: 8:00 сәг.
Нет комментариев