Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Дәүләт Думасында җирләү эшен дәүләт хезмәтләре аша рәсмиләштерергә тәкъдим иттеләр

Үзгәрешләрнең инициаторлары сөйләгәнчә, проект Дәүләт Думасына бу айда ук кертелә.

Россиядә «Күмү һәм җирләү эше турында»гы закон тулысынча алыштырылырга мөмкин.  

«Ведомости» хәбәр итүенчә, гражданнарның гаризаларны дәүләт хезмәтләренең төбәк порталлары аша бирү мөмкинлеге дә барлыкка килүе ихтимал. 

Үзгәрешләрнең инициаторлары сөйләгәнчә, проект Дәүләт Думасына бу айда ук кертелә. Рөхсәт алган барлык компанияләр дә проектны кабул иткәндә махсус реестрга теркәлә, анда аларның хезмәтләре һәм бәяләре күрсәтеләчәк, дип ачыклык кертә парламентарийлар.

Исемлеккә юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр генә керә ала. Шулай ук россиялеләргә оешмаларның никадәр намуслы хезмәт күрсәтүләрен тикшерү мөмкин була — моның өчен аерым реестр булдырыла.

Моннан тыш, җирләү урыннарын инвентаризацияләү узачак, аннан соң аларның исемлеге булдырылып, зират өчен җаваплы затлар даирәсе киңәйтеләчәк. Депутатлар фикеренчә, бу ташландык каберлекләр проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк. 

Чыганак: https://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев