Казанда бер төн эчендә 180 хокук бозу очрагын теркәлгән
В республике

Казанда бер төн эчендә 180 хокук бозу очрагын теркәлгән

2 октябрьгә каршы төндә Казанда Дәүләт автоинспекциясенең масштаблы рейды узды. Аның максаты юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуга юл куймау һәм шәһәр юлларын куркынычсызрак итү иде. Тикшерү вакытында инспекторлар 180 административ хокук бозуны ачыклаган, дип язалар шәһәр дәүләт автоинспекциясендә.

Еш кына руль артына идарә итү хокукы булмаганнар утыра, һәм бу хокук бозучының иң куркыныч тибы, чөнки мондый машина йөртүче имтиханнар бирмәгән һәм катлаулы вәзгыятьтә үзен ничек тотарга белми. Куркынычсызлык каешын яки мотошлемны санга сукмаучылар да күп. Инспекторлар светофорның тыюлы сигналына яки регулировщикның тыюлы ишарәсенә баруны һәм билгеләр рөхсәт итмәгән урыннарда борылуны, ә тагын машина йөртүчеләр җәяүлеләргә юл бирмәгән очракларны аерым теркәгәннәр. 

Казан дәүләт автоинспекциясе искәрткәнчә, кагыйдәләрне үтәү машина йөртүченең һәм аны чолгап алган кешеләрнең иминлеге нигезе. Мондый профилактик чаралар шәһәр юлларында даими үткәрелә һәм дәвам итәчәк.


Нет комментариев