Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

«Әкият» курчак театры юбилей сезонын башлый

Татар төркеме сезонны «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән ача.

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). 14 сентябрь көнне “Әкият” Татар дәүләт курчак театры 85нче юбилей сезонын Ш. Перроның «Кот в сапогах» спектакле белән ачып җибәрә. Татар төркеме сезонны Р.Мөхәммәтша пьесасы буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектакле белән башлый. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гадәт буенча, спектакль алдыннан бәйрәмчә театральләштерелгән-концерт программасы оештырыла. Анда җырлар, биюләр, бүләкле конкурслар булачак.

Яңа сезонда театр берничә яңа спектакль куярга планлаштыра. Алар арасында А. Шмидтның «Принцесса Крапинка», Г. Ландауның «Маша и Медведь», Ф. Яруллинның «Йолдыз тапкан кыз», С.Пушкинның «Сказка о царе Салтане» бар.

31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр коллектив Алтай дәүләт курчак театры белән алмаш гастрольләр үткәрергә ниятли. Барнаул шәһәре тамашачылары «Өч кыз», «Хаврошечка» һәм «Цветик-семицветик» спектакльләрен күрә алачак.

22 - 27 сентябрь көннәрендә театр Казахстанның Актүбә шәһәрендә узачак V Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Биредә ул «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә” спектаклен күрсәтәчәк. Аңа кадәр коллектив 15 - 20 сентябрьдә Самарада булып, VII Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Сәхнәдә Г. Тукайның “Су анасы” әкияте куелачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/28/170482/

Фото: архив/Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев