Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Питрәч районында тыелган урында су коенган егет баткан

Бәхетсезлек очрагы ТатЦИК авылында булган.

Татарстанның Питрәч районында тыелган урында су коенган егет баткан. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез ТатЦИК авылыннан ерак түгел Мишә елгасы аша салынган күпер янында яшь егетләр компаниясе су коенган. Дуслары 28 яшьлек егетнең күренмәвен абайлап алганнар һәм коткаручыларны чакырганнар.

2нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды ярдан 15 метр ераклыкта егетнең мәетен тапканнар. Якынча мәгълүматлар буенча, егет көзән җыеру аркасында баткан.

 

Фаҗига урыны су коену өчен җиһазланмаган булган.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X