Метеорологик җәй Татарстанга майның 20 нче числосында килергә мөмкин.
Бу хакта КФУ доценты Тимур Әүхәдиев хәбәр иткән. "Җәйгә фаразлар буенча, июнь һәм август климатик нормада булыр дип көтелә, ә июль, күрсәткечләр буенча, нормадан бераз түбәнрәк, ягъни салкынрак дип бәяләнә. Бу җәй стандарт җәйге һава торышыннан, шул исәптән эссе көннәрдән дә мәхрүм булмаячак, – дип Тимур Әүхәдиевның сүзләрен китерә "Татарстан 24".
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sinoptik-tatarstanga-yne-kaychan-kilchgen-ytte
Фото: интернеттан
Нет комментариев