Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Сораштыру: Россиялеләр улларының IT-өлкәдә, ә кызларының медицинада эшләвен тели

Күп ата-аналар улларын — программист, кызларын табиб итеп күрә.

Бары тик 3% ата-аналар гына үз баласы өчен фәнни карьера турында хыяллана. Еш кына ата-аналар улларын — программист, кызларын табиб итеп күрә, дип хәбәр итә SuperJob эш эзләү сервисы.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, балигъ булмаган улларының ата-анасының 26% ы балаларын — мәгълүмат технологияләре өлкәсе белгечләре, 10% ы — хәрби ведомстволар, көч структуралары яки гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, тагын 9% ы — медицина хезмәткәрләре итеп күрәсе килә. 

Кызының киләчәген медицинада һәр бишенче ата-ана күрә, тагын 11% ы — IT, 6% ы — икътисадта. Сораштырылучыларның 5% ы кызларының спорт яки юриспруденция индустриясендә, 4% ы — төзелеш һәм көч структураларында яки гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшләвен теләгәнен белдергән.

Сораштырылучыларның 3% ы ул һәм кызлары өчен фәнни карьера турында хыяллана.

Чыганак: https://tatar-inform.

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев