Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Яшелчә үстереп, сатып баеп буламы?

Казанда Мәскәү базарының бер- бер артлы тезелеп киткән сәүдә рәтләрендә сату итүчеләрнең өстәлләрендә ни генә юк. Бакча, урман җиләге дисеңме. Каберләре бакчаларыннан яңа уңыштан кыяр, помидор, кәбестә, яңа бәрәңге дә алып килгән. Урманнан җыелган дару үләннәренә кадәр бар монда.

Җиләк җимеш сатучыларның күбесе үз бакчалары булган Казанлылар. Чиләкләр җиләк- җимешләрдән мөлдерәп тора. “Узган ел слива сатып хәйран гына акча эшләгән идем. Пенсия акчасына кушкач, шактый була. Дача кишәрлегебез 13 сутый гына булса да, яшелчә, җиләк -җимеш үстерергә җитә ”, ди Рәйсә ханым.

“Дару үләннәрен җыеп киптереп сатучы Света ханымны да, читләп үтмибез. Дару үләннәрен күпләп алабыз”, ди сатып алучылар. Света ханым дару үләннәрен куллану буенча киңәшләрен дә бирә. “Һәр дару үләненең үз җыю вакыты бар. Нәкъ менә шул чорда гына ул файдалы матдәләрне үз эченә туплый. Менә бүген алып килгән үләннәр арасында күк җиләк, кандала үләне, сары мәтрүшкә, өч төсле миләүшә бар. Аларны июль аенда ук җыйган идем.”, диде ул. Моннан тыш Света ханым бакча җиләге дә сата икән: “Узган ел бакча җиләген сатып 30 меңгә якын акча эшләгән идем. Пенсия аз булгач, болай сату итүнең файдасын күрәм. Бакча җиләгенең 5 литрын 800 гә бик теләп алалар. Пенсиядә булгач, җиләкне күпләп утыртам, тиешенчә тәрбияләргә тырышам”

 

Күпкатлы йортларда яшәүче, бакчасы булмаган казанлыларның сату итүче әби- апаларга рәхмәтләре зур. “Бакчада үскән җиләккә, яшелчәләргә җитми инде”, ди алар. Биредә авылдан килгән тавык йормыркасын, сөтен, эремчеген дә алып була. Аларын сатучылар Биектау районының бер авылыннан булып чыкты. Бәяләре төрле. “Арзангарак бирәм сатып кына ал”, дип торалар.

Фото: https://pixabay.com | Fotoworkshop4You

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев