Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Үзәк банк акча күчерүгә контрольлекне көчәйтәчәк

Җинаятьчел керемнәрне “юучыларга”, шулай ук законсыз эшмәкәрлеккә каршы көрәшү күздә тотыла.

Россия банклары акча күчерүгә контрольлекне көчәйтәчәк. Шикле счетларны ачыклау һәм акчаның кайда, кемгә күчерелгәнлеген күзәтеп тора планлаштырыла. Бу хакта Хөкүмәтнең криптовалюталарны җайга салу буенча “юл картасы”нда әйтелгән, дип яза “Известия”.

Әмма Үзәк банкта белдерелгәнчә, акча күчерү буеча финанс операцияләренең барысына да күз-колак булып торылачак, дигән сүз түгел бу. Әйтик, көненә – 10, аена – 50 финанс операциясе уздырылган счет кына шикле счетлар исемлегенә кертеләчәк. Шулай ук кешеләрнең бер-берсенә зур күләмдә– көненә 100 мең сумнан күбрәк һәм аена – 1 миллион сумнан күбрәк акча күчерүенә дә шик төшәчәк.

Мондый шикләнүләр булганда, банк күчерелгән акчаның җинаятьчел юл белән табылу-табылмавын тикшерәчәк. Шикләнү расланса, счетны ябарга мөмкиннәр. Акча ике тапкыр һәм аннан күбрәк күчерелми калган очракта, банк клиент белән килешүне өзү мөмкинлеген караячак.

Чыганак: https://vatantat.ru/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев