Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Кәбестәне кайчан чәчәргә?

Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ: - Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә. Иртә өлгерешлесе иң чыдамы санала, ул -1...-2 градуслы салкынга бирешми. Чәчәкле кәбестә кырауларга бөтенләй түзә алмый. Шуңа...

Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:
- Кәбестә - суыкка шактый чыдам культура. Әмма аның төрле сорты язгы кырауларны төрлечә кичерә. Иртә өлгерешлесе иң чыдамы санала, ул -1...-2 градуслы салкынга бирешми. Чәчәкле кәбестә кырауларга бөтенләй түзә алмый. Шуңа иң беренчеләрдән булып иртә өлгерешле кәбестәне чыгаралар.
Ачык грунтка кәбестә үсентесен 45-50 көнлек итеп чыгарам. Чәчү вакытын исәпләү өчен, шул вакыттан 55 көнне артка чигерегез.
Кәбестә кила чиренә бирешмәсен дисәгез, чәчәр алдыннан орлыкларны 30-40 минут марганцовканың куе кызыл эремәсендә йогышсызландырам. Аннан чиста суда чайкыйм һәм шыттырырга куям. +24...+26 градуста орлыклар 3-4 көндә шыта.
Кәбестә нейтраль туфрак ярата. Үсентесе аз гына әчерәк туфракта да начар үсә.
Урта өлгерешле кәбестәне җәен кулланырга уйласам, 3-4 үсентене иртә өлгерешлесен утыртканнан соң 15 көннән чыгарам. Тагын 15 көн узгач, соң өлгерешле кәбестә үсентесен (35-40 көнлек) утыртам. Уртача өлгерешле кәбестәне көзгә кадәр үстерергә, ягъни тозларга уйлыйсыз икән, соң өлгерешлене чыгаргач, 15 көннән соң гына утыртырга кирәк. Уртача өлгерешле кәбестә үсентесен 30 көнлек итеп үстерәм.
Кәбестәнең башка төрләре җиңелчә суыкларга да түзми, шуңа аларны кыраулар куркынычы узгач кына утыртырга һәм бу үзенчәлеген исәпкә алып чәчәргә кирәк. Мәсәлән, брокколи, савой кәбестәсе һәм кольрабины 30-40 көнлек, чәчәкле кәбестәне 45-50 көнлек итеп үстереп чыгаралар.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев