Теләче районының Кече Кибәхуҗа җирлегенә кергән Олы Кибәхуҗа авылында яшәүче 101 нче яшен ваклаган Рәисә Хәбибулла кызы Исмагилова да бүген өендә үз тавышын бирде.
Бүген районыбызның иң өлкән кешесе Рәйсә Хабибулла кызы үз нигезендә балаларының кадер - хөрмәтен тоеп гомер итә.

Ветеран үз гомерендә беркайчанда сайлауларга бармый калмаган, биш баласына да ,,Киләчәк безнең кулда", - дияргә яраткан. Хәзер балалары, оныклары да сайлауда актив катнаша икән. Рәисә апа сайлау комиссиясе әгъзаларын, якыннары ярдәмендә, мич коймагы пешереп каршы алды. Сайлау аның өчен һәрчак бәйрәм булган, матур итеп сайлауга барган, буген дә бәйрәмчә киенгән, яхшы кәефтә иде. Гомерен туган авылында хезмәттә үткәргән Рәисә апага сокланырга гына кала.
Кибеттә,тегүчелектә эшләгән хезмәт ветераны: "Илләребездә тынычлык булсын, тормышларыбыз шөкер",- ди.


Нет комментариев