Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бакча эшләре

Редисны кайчан утыртырга?

Редисны вакытында утырткан, суын сипкән кебек булсаң да, күп очракта ул чәчәккә китә. Аны булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Бердән, утыртыласы орлыкның сыйфаты начар булырга мөмкин. Моны күз белән генә карап белеп булмый, кибеттә орлыкның яраклылык вакытын карап алыгыз.

Редисны туфрак өлгерүгә үк – май уртасына кадәр утыртыгыз. Икенче тапкыр уңыш алырга теләсәгез, июль ахыры-август башында.

Редис өскә таба үсә үсеп, ә тамыры үсмичә торса, яктылык җитми дигән сүз.

Орлыкны артык тирән дә утыртмагыз, җиңелчә туфракта – 2-2,5 см, авыр туфракта 1-1,5 см тирәнлектә утыртылырга тиеш.

Редисның су яратуын да онытмагыз. Кичкә таба 1 кв метр мәйданга 10-15 литр су кирәк.

 

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев