1 март 2022 яңалыклары
-
Укучылар арасында волейбол турнирының муниципаль этабы
1 нче март көнне Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды.
-
Тромб булмасын дисәң…
Мизгел эчендәге әҗәл. Бер мизгелдә кеше гомерен өзүче тромбны икенче төрле әнә шулай дип йөртәләр. Соңгы арада тромб, тромб өзелү ише сүзләрне аеруча еш ишетергә туры килә. Моңа әлеге дә баягы коронавирус сәбәпче.
-
Татар газета-журналларын һәм китапларны 15%ка кадәр ташлама белән алып була.
ТАТМЕДИА әлеге акцияне 1-4 март көннәрендә Ozon һәм Wildberries маркетплейсларында тәкъдим итә.
-
Язгы кыр эшләре җитә. Урыннарда әзерлек ничек?
Бүген, ягъни 1 март көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында булып, кышлатуның барышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек белән танышты.
-
Кышкы спартакиада
Хөрмәтле, райондашлар! 6 март көнне барыгызны да, район оешма- предприятияләре, авыл җирлекләре коллективлары катнашында узучы "Кышкы спартакиада" га чакырабыз!
-
АО «Транснефть – Прикамье» заменило участок нефтепровода в Татарстане
АО «Транснефть – Прикамье» ввело в эксплуатацию участок магистрального нефтепровода (МН) Калтасы – Куйбышев после замены.
-
Төрек- Тәмте авылында яшәүче Минниса апа Шакирова үзенең туган көнен билгеләп узды
Аны зур юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин һәм Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов тәбрик итте.
-
Миңнеханов Татарстан солдатының үлеменә бәйле рәвештә кайгы уртаклашты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан киткән солдат үлеменә бәйле рәвештә кайгысын уртаклашты.
-
Шәткедә кәрҗин үрәләр
27 февраль көнне, 2022 ел - Россиядә халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы уңаеннан, Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәдә "Җәүһәр" ансамбленә йөрүчеләр белән "Талы-талы, талы бөгелеп тора" дигән кичә үткәрделәр.
-
Ялларда һава торышы кискен үзгәрәчәк
Алдагы берничә көндә Татарстанда явым-төшемнәрсез, әмма томанлы һава торышы көтелә. Шимбә, 5 мартта синоптиклар карлы-яңгыр, буран булачак, дип хәбәр итә.
-
«СалаваTik»лар тыпырдап биергә чакыра!
YouTube та «СалаваTik»ларның өр-яңа җырлары чыкты.
-
Эшмәкәргә ярдәм күләме арткан
Быел Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 4,5 миллиард сумнан артыграк акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
«Шартлы рәвеш» дип исемләнгән оператив - профилактик операция уздырыла
ТР буенча Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идәрәсенең һәм ТР Эчке Эшләр Министрлыгының 2022 нче елның 21 февраленда чыгарылган 68/58 нче номерлы Боерыгы нигезендә РФ Эчке эшләр министрлыгының Теләче бүлекчәсе һәм җәзаларны үтәтү инспекциясенең Арча муниципальара филиалы хезмәткәрләре тарафыннан 28 февральдән 04 март көннәре арасында «Шартлы рәвеш» дип исемләнгән оператив - профилактик операция уздырыла.
-
Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Теләче районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
Сезнең җитәкчелектә Татарстаныбыз ныклы адымнар белән алга атлый, көннән – көн матурлана. Халкыбызның яшәү шартлары яхшыра, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләребезне торгызу, аларны яңартып халыкка җиткерүдә гаять зур эшләр башкарыла.