Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Теләче районы халкы һәм шәхсән үз исемемнән юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!

Сезнең җитәкчелектә Татарстаныбыз ныклы адымнар белән алга атлый, көннән – көн матурлана. Халкыбызның яшәү шартлары яхшыра, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләребезне торгызу, аларны яңартып халыкка җиткерүдә гаять зур эшләр башкарыла.

Ныклы иңнәрегезгә Республикабызның тулаем яшәеше өчен җаваплылык йөген салган хәлдә, Теләче районы үсешенә дә зур игътибар күрсәтәсез. Без Сезгә иң кискен һәм актуаль мәсьәләләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез һәм һәрвакыт аңлавыгызны,  ярдәмегезне тоябыз. Барысы өчен дә зур рәхмәт!

Хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич! Сезгә алга таба да халкыбыз мәнфәгатьләрен яклап, Республикабыз өчен хезмәт итәргә корычтай нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш энергиясе, гаиләгезгә иминлек, барлык башлангычларыгызда зур уңышлар телибез.

 

Зур ихтирам белән, Теләче муниципаль районы башлыгы                                   Н.Н. Хаҗипов

 

1 нче март, 2022 нче ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев