Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
В республике

Эшмәкәргә ярдәм күләме арткан

Быел Татарстанда эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен республика бюджетыннан 4,5 миллиард сумнан артыграк акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада бизнес өчен башта 1,2 миллиард сум каралган булган. Әмма Икътисад министрлыгы карамагындагы фондлар – Татарстанда Эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм Гарантия фондларының капиталы арту нәтиҗәсендә, гомуми сумма 4,5 миллиард сумнан артып киткән.

Эшмәкәрләргә ярдәм йөзеннән ташламалы займнар һәм микрозаймнар биреләчәк, шулай ук процентларны түләү чыгымнары субсидияләнәчәк. Моннан тыш министрлык үзмәшгульләр, яңа эш башлаучылар һәм күптәннән эшләп килүче эшмәкәрләр өчен укыту-өйрәтү характерындагы чаралар оештырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев