Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Язгы кыр эшләре җитә. Урыннарда әзерлек ничек?

Бүген, ягъни 1 март көнне, муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ралиф Низаметдинов белән берлектә, “Низамов М.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгында булып, кышлатуның барышы һәм язгы кыр эшләренә әзерлек белән танышты.

Әлеге максаттан, алар, хуҗалык җитәкчесе Марат Низамов һәм белгечләр озатуында амбар хуҗалыгында, ремонт остаханәсендә, терлекчелек комплексында һәм терлек азыгы мәйданчыгында булдылар. Азактан, күрелгәннәрдән чыгып, һәр тармак буенча тирән анализ ясалды.

Әлеге хуҗалык мисалында язгы кыр эшләренә әзерлекнең һәм кышлатуның ничек баруы турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев