Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Төрек- Тәмте авылында яшәүче Минниса апа Шакирова үзенең туган көнен билгеләп узды

Аны зур юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гиниятуллин һәм Югары Кибәхуҗа авылы җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов тәбрик итте.

Минниса апа гомер буе терлекчелек тармагында  хезмәт куя. Фермада сарыклар карый, сыер сава. Эштән бушаган арада кырда хуҗалыкның чөгендерен эшкәртә. Авыр сугыш елларында үзенең бертуганнарын карарга ярдәм итә. Бүген ул сеңлесе Әминә апа белән бергә яшиләр. Минниса апага без алга таба да тыныч, матур картлык теләп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев