Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Укучылар арасында волейбол турнирының муниципаль этабы

1 нче март көнне Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды.

Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Югары Кибәхуҗа, Шәтке урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.

    Турнирны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Сәет улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Карпова Наталья Владимировна, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ибраһимов Зөлфәт Зөфәр улы катнашты.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:

Кызлар арасында: 1 урын – Шәтке мәктәбе

                               2 урын – Теләче мәктәбе

Малайлар арасында: 1 урын – Теләче мәктәбе

                                     2 урын– Шәтке мәктәбе

                                      3 урын – Алан мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев