6 март 2022 яңалыклары
-
Теләче муниципаль районы предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре һәм авыл җирлекләре коллективлары арасында узган «Кышкы спартакиада» җиңүчеләре
Спортның 10 төре буенча ярышларда барлыгы 24 команда, 233 кеше катнашты.
-
24 градуска кадәр салкын булачак
Салкын һава торышы атна уртасына кадәр сакланачак.
-
Май чабу – кояшлы, якты һәм шаян бәйрәм
Бүген, ягъни 6 март көнне, районыбызның Ачы, Шармыш һәм Әбде авылларында Май чабу (Масленница) бәйрәмнәре гөрләде.
-
Дүрт административ эш каралды
3 март көнне Теләче җәмәгать судында Россия Федерация административ хокуклар бозу кодексының 12.8 статьясенең 1 нче бүлеге буенча ГИБДД хезмәте төзегән дүрт административ эш каралды.
-
Районда кышкы спартакиада үткәрү матур гадәткә керде
8 март бәйрәме уңаеннан быел да көне буе "Батыр" спорт комплексында, "Теләче- Арена" боз сараенда ярышлар гөрләде.
-
Сертификат тапшырдык
Сертификатны "Әхмәтова" крестьян - фермер хуҗалыгы идарәчесе Рамиль Сөнгатуллин тапшырды.
-
Юллардагы иминлек үзебездән тора
4 март көнне "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенең инстаграм челтәрендә, Юл хәрәкте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Назиров Ришат Хәмит улы белән туры эфирда әңгәмә кордык.
-
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында
5 март көнне Теләче муниципаль районы делегациясе Халыкара хатын-кызлар көненә һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантаналы чарасында катнашты.
-
Шәхси эшмәкәр Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына волейбол буенча ачык районара турнир
5 март көне “Батыр” спорт комплексында 2006 елда туган һәм аннан да яшьрәк кызлар арасында шәхси эшмәкәр Кузьмина Гөлназ Рәшит кызы призына волейбол буенча ачык районара турнир булып үтте.
-
Соңгы вакытта экстремизм, террорчылык актлары турында еш ишетергә туры килә
Очраклы булмаган бу вакыйгалар һәркемнән икеләтә уяулыкны, игътибарлылыкны һәм саклыкны таләп итә.
-
Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көнендә
Шул уңайдан Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Замана афәтеннән сакланыйк" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде.
-
Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбе укучылары «Оста куллар» түгәрәгенә бик теләп йөриләр.
Җитәкчеләре Шаипова Раъно укучыларны кызыклы һәм файдалы әйберләр ясарга өйрәтә.
-
Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы балаларны рухи яктан бай, физик яктан сәламәт итеп үстерү.
Алар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе - уеннар.
-
Яшел тәмләткечләрне өйдә ничек үстерергә?
Соңгы вакытта сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүчеләр арасында тәрәзә төбендә яшел тәмләткечләр («микрозелень») үстерү бик популярлашып китте. Әлеге «модалы» тенденция яшелчә культураларының, кыяклы һәм күп төрле яшел тәмләткечләрнең яшь үсентеләрен кулланудан гыйбарәт. Өендә төрле яшел тәмләткечләр үстерүче Гөлфия Вәгыйзова укучыларыбызга киңәшләрен бирде.
-
Киленнәр җыелган җирдә
5 март көнне, район мәдәният йортында “Төп йорт килене” дип исемләнгән бәйге-тамаша булып үтте. Анда алты конкурсант катнашты.