Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юллардагы иминлек үзебездән тора

4 март көнне "Теләчеинформ" мәгълүмат үзәгенең инстаграм челтәрендә, Юл хәрәкте иминлеге дәүләт инспекциясенең район бүлеге җитәкчесе Назиров Ришат Хәмит улы белән туры эфирда әңгәмә кордык.

Очрашуда юл–транспорт һәлакәтләренең төрләре,  юл һәлакәтләрен кисәтү буенча ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан нинди эшләр башкарылуы, машиналарны техник карауның куелышы, шрафлар буенча, язгы каникулда балалар белән эш турында сөйләштек.  

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, иң беренче чиратта бары тик юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, транспорт чаралары арасында дистанцияне саклаганда гына хәфев-хәтәрләрне булдырмый калу мөмкин. Юллардагы иминлекне  бергәләп саклыйк! Өйдә якыннарыгыз көтеп торганны онытмагыз!

Зөлфия Ибраһимова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев