Киленнәр җыелган җирдә
5 март көнне, район мәдәният йортында “Төп йорт килене” дип исемләнгән бәйге-тамаша булып үтте. Анда алты конкурсант катнашты.
Алар пешерү-төшерү, җыр-бию, нәфис сүз һәм үзләрен тәкъдир итү осталыклары буенча көч сынаштылар. Киеренке һәм мавыктыргыч ярышта “Төп йорт килене” исеменә Күкчә авылында яшәүче Лилия Сабирҗанова лаек булды. Бу гаиләдә дүрт буын бергә дус-тату гомер кичерә.
Бәйгедә катнашучыларны һәм залда утырган тамашачыларны 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде. Моннан тыш, ул районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан гүзәл затларга төрле ведомстволарның һәм Теләче муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.
Конкурсантларның чыгышы районыбыз үзешчәннәренең, район Сәнгать мәктәбе, район Укучылар йорты укучыларының чыгышлары белән чиратлаштырылып алып барылды.
Бу хакта тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.
Фәнил Гаязов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев