Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Май чабу – кояшлы, якты һәм шаян бәйрәм

Бүген, ягъни 6 март көнне, районыбызның Ачы, Шармыш һәм Әбде авылларында Май чабу (Масленница) бәйрәмнәре гөрләде.

Шуларның Ачы авылында узганында без дә булдык, авыл халкына кушылып җырладык, биедек, күңелле уеннар уйнадык. Тамыры ерак тарихка барып тоташкан әлеге җыр-биюле, уен-көлкеле бәйрәмне муниципаль район  башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин да карады.

Май чабу бәйрәме, шул исәптән, 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан булган котлауларны ачылыларга муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов җиткерде. Күңелле бәйрәмнең чагылышын сез түбәндәге фотоларда күрәсез.

Бәйрәм турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев