6 апрель 2026 яңалыклары
-
Суда пешкән дөге сөякләрне ныгыта
Суда пешкән дөге буыннардан артык тозларны чыгара һәм сөякләрне ныгыта.
-
Чисталык икеайлыгы башланды
Районда чисталык икеайлыгы башланып китте. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Уртача хезмәт хакы 92 мең сумнан артып киткән
2026 елның гыйнварында Татарстанда предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 92 457,6 сум тәшкил итте. 2025 елның гыйнвары белән чагыштырганда күрсәткеч 16,8% ка арткан, дип хәбәр итә Росстат.
-
Казанда кимерүчеләр һөҗүмен көтәләр
Казан Башкарма комитеты башлыгы Рөстәм Гафаров шәһәрне кимерүчеләрдән саклау буенча чыгыш ясады. Моңа кадәр аларның саны артырга мөмкин, дип хәбәр иткәннәр иде.
-
Казанда су басу турында 75 мөрәҗәгать килгән
Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә су басу турында 70тән артык мөрәҗәгать кергән. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
-
Шахмат буенча районара шәхси турнирда катнаштылар
Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында районыбыз шахматчылары җыелмасы РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы М.ф. Миңнеханов истәлегенә шахмат буенча районара шәхси турнирда катнашты.
-
Теләче районында бер оешма юл йөрү кагыйдәләрен 13 тапкыр бозган
2026 елның беренче кварталында Теләче районында бер оешма тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе мәгълүматларына караганда, Теләче районындагы ООО ИК ТЕХСЕРВИС транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан 13 тапкыр юл кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган.
-
Теләчедә волейбол буенча финал уеннары узды
Кичә, «Батыр» спорткомплексында, 2025-2026 елгы сезонның «Теләче волейбол лигасы» Кубогына ир-атлар командалары арасында волейбол буенча финал уеннары узды.
-
Су басуның берничә очрагы теркәлгән
Татарстанда берничә су басу очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә.
-
Татарстанга көчле яңгырлар килә
Гидрометүзәк синоптиклары атна башында Казан һәм Татарстан өчен һава торышы фаразын бастырдылар.
-
Ташламалы язылу башланды
Хөрмәтле райондашлар 2026 елның икенче яртыеллыгы өчен, район газетасына, ташламалы бәядән, 6 - 16 апрель көннәрендә язылып булачак. Язылу бәясе - 892 сум 26 тиен.
-
ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында дәүләт техник карау үткәрелде
2 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Игенче» хуҗалыгында тракторларга һәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
-
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге төбәк халкына федераль социаль өстәмә түләүне дәвам итә
Татарстан Республикасында эшләмәүче пенсионерлар, айлык керемнәре пенсионерның яшәү минимумыннан кимрәк булса, социаль өстәмә түләү ала. 2026 елда бу минимум төбәктә 13 844 сум тәшкил итә. Хәзер Татарстанда өстәмә түләүнең уртача күләме - 3 611 сум.
-
Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала
2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.
-
Җиңү Армиясенә кушыл!
2,9 млн рублей при подписании контракта в Татарстане!