Шахмат буенча районара шәхси турнирда катнаштылар
Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында районыбыз шахматчылары җыелмасы РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы М.ф. Миңнеханов истәлегенә шахмат буенча районара шәхси турнирда катнашты.
Җыелма команда составында Үзәк, Теләче һәм Сауш мәктәпләре укучылары чыгыш ясады.

Балалар тәҗрибә, уңай эмоцияләр һәм алга таба үсешкә этәргеч алдылар. Спортчыларыбызга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев