Теләче Информ

Теләче районы

18+
В республике

Су басуның берничә очрагы теркәлгән

Татарстанда берничә су басу очрагы теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Республика буенча Баш идарәсендә.

Әлки районында Иске Камка торак пунктында туфраклы авыл юлы участогын су баскан. Агымның биеклеге 5 сантиметр тәшкил иткән. Торак пунктка куркыныч янамый, тормышны тәэмин итү системалары штат режимында эшли. Кешеләрне эвакуацияләү таләп ителми. Җәяүлеләр автотранспортта йөриләр яки резина итекләр киеп җәяү баралар. Вәзгыять начарайган очракта кешеләрне йөртү өчен өч көймә, азык — төлек һәм медикаментлар китерү өчен ике трактор әзерләгәннәр.

Арча районында Качелина бистәсендәге авыл юлы су басуы аркасында зыян күрә.  Әлегә биредә юл ачык.  Эвакуация таләп ителми. Җәяүлеләр күпердән файдалана.

Чыганак:татаринформ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев