Теләче Информ

Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Теләче районында бер оешма юл йөрү кагыйдәләрен 13 тапкыр бозган

2026 елның беренче кварталында Теләче районында бер оешма тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлгән. Татарстан Республикасы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Хөкүмәт комиссиясе мәгълүматларына караганда, Теләче районындагы ООО ИК ТЕХСЕРВИС транспорт чаралары йөртүчеләре тарафыннан 13 тапкыр юл кагыйдәсен бозу очрагы ачыкланган.

Республикада профилактиканың яңа ысулы кертелде — юл кагыйдәләрен еш бозучы оешмаларның антирейтингы төзелә. Бу чара юлларда дисциплинаны күтәрү һәм аварияләр санын киметү максатыннан гамәлгә ашырыла.

2026 елның I кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 103 оешма антирейтингка кертелгән. Иң күп бозулар  Казанда, Яр Чаллыда, Питрәч, Әлмәт, Кукмара, Зеленодольск районнарында һәм башка территорияләрдә теркәлгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев