Казанда су басу турында 75 мөрәҗәгать килгән
Казанның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә су басу турында 70тән артык мөрәҗәгать кергән. Бу хакта Казан Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
"Бүгенге көнгә гражданнардан 75 хәбәр килде: 72се эшләнгән һәм 3се эштә. Кичәге көндә генә дә 15 хәбәр килде", - диде Чанкин. Аның мәгълүматларына караганда, иң күп мөрәҗәгатьләр шәһәрнең Киров, Идел буе һәм Совет районнарына туры килгән.
Чанкин билгеләп үткәнчә, фаразлар буенча апрель аенда һава температурасы климатик нормадан 2 градуска артыграк булачак. Явым-төшем күпьеллык уртача күрсәткечләрдә көтелә. Кече елгаларда су басуның төп фазасы апрельнең беренче декадасына туры килә. Күпчелек елгаларда су дәрәҗәсе норма чикләрендә йә нормадан 30-150 см га югарырак булыр дип фаразлана.
Чыганак:тасс
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев