2026 елның гыйнварында Татарстанда предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакы 92 457,6 сум тәшкил итте. 2025 елның гыйнвары белән чагыштырганда күрсәткеч 16,8% ка арткан, дип хәбәр итә Росстат.
2026 елның гыйнварында уртача хезмәт хакының иң югары дәрәҗәсе мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә теркәлгән — 144 104,8 сум, шулай ук финанс һәм иминият эшчәнлегендә — 135 211,3 сум. Файдалы казылмалар чыгаруда уртача хезмәт хакы 129 487,3 сум тәшкил итте, эшкәртү производстволарында — 123 076,2 сум.
Һөнәри, фәнни һәм техник эшчәнлек өлкәсендә уртача хезмәт хакы 106 357 сумга җиткән, ә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрдә — 135 855,3 сум.
Социаль өлкәдә хезмәт хакы түбәнрәк: сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәтләрдә-81 983,7 сум, мәгарифтә — 66 944,6 сум, кунакханә бизнесында һәм җәмәгать туклануында — 62 899,6 сум.
Чыганак:реальное время
Нет комментариев