Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

“Мәк - 2026” дигән профилактик операциясе башланып китте

8 июльдә республикада, шул исәптән районыбыз биләмәсендә, “Мәк - 2026” дигән профилактик операциянең беренче этабы башланды. Ул 17 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Операциянең максаты - наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтү, ачыклау, шулай ук әфьюнле үләннәр (мәк, җитен) үскән урыннарны юк итү чаралары күрү. Әлеге уңайдан полиция хезмәткәрләре гражданнарны кыргый рәвештә наркотик матдәләр үскән урыннарны ачыклауда һәм бетерүдә актив катнашырга чакыра. Наркотик матдәләр үстергән өчен 300 мең сумга кадәр штраф, хезмәт белән төзәтү эшләре яисә 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган. Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексының 228 маддәсе нигезендә наркотик чаралар, психотроп матдәләр яисә аларның аналоглары булган үсемлекләр законсыз сатып алган,  саклаган, ташыган, әзерләгән, эшкәрткән  өчен 3 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.  Наркотик матдәләр әзерләүчеләр, кулланучылар турында белсәгез, район эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә 2 - 00 - 02 номерына шалтыратып хәбәр итүегез сорала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев