Диңгезчеләр беркайчан да сынатмый
Бүген Алан авылында яшәүче хезмәт ветераны, Татарстан Республикасының Атказанган механизаторы Тимершәех Хөсәен улы Булатовка 90 яшь тулды.
Әлеге уңайдан аны муниципаль район башкарма комитетының эшләр Идарәчесе Ирек Хадиев, Алан авыл җирлеге башлыгы Айнур Зиннәтов һәм якыннары тәбрикләде. Җитәкчеләр юбилярны гомер бәйрәме белән котлап, истәлек бүләге - җылы юрган һәм чәчәкләр бәйләме тапшырды.
Авылдашлары, райондашларыбыз Тимершәех абыйны танылган бәрәңге игү звеносы җитәкчесе буларак белә, таный. Узган гасырның җитмешенче - сиксәненче елларында нәкъ менә аның һәм хезмәттәшләренең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә “Родина” колхозы бәрәңге игү буенча районда гына түгел, республика хуҗалыклары арасында да алдынгы урыннарга чыга. Һәм алдынгылыкка ирешеп кенә калмыйча, озак еллар дәвамында әлеге дан - дәрәҗәне саклап килә.
Тимершәех аганың ил – көн алдында куйган һәм флоттагы дүртьеллык армия хезмәте, тормышка карашы, гаиләсе, якыннары турында тулырак “Теләче” газетасыннан укый аласыз.(2).jpg)
.jpg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев