Теләче яңалыклары

"Теләче" газетасы - Теләче районы

18+
Район яңалыклары

Ленар Рәфыйков: «Кырыкалдарлар тозагына эләкмәс өчен билгесез кешеләрнең шалтыратуына җавап бирмәскә кирәк»

Бүген кырыкалдарлар балаларны компьютер уеннары, егет - кызларны танышу сайтлары аша алдыйлар, өлкәннәр дә алар кармагына эләгә. Үзләре дә белмәстән кырыкалдарларның кыңгыр эшендә катнашып төрмәгә эләгүчеләр бар.

 Гадәттә кырыкалдарлар: “Якын туганыгыз бәлага тарыган, хәзер аны йолып калу өчен акчалата ярдәм кирәк!” - дип хокук саклау органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар. Белеп тору мөһим: федераль куркынычсызлык хезмәте, полиция хезмәткәрләре беркайчан да янау, куркытулар белән шалтыратмый.

Алмаз Шәрипов, Теләче авылы: Күптән түгел университетта бергә укый торган кызга:”Сез сугыш бара торган илгә ярдәм итәсез Украина боевикларына акча җибәргәнсез”, - дип шалтыратканнар, янаганнар. Әлбәттә, ул андый яман эшләрне башкармаган. Шунда ук сөйләшүне өзгән.

Аида Хәсәнова, Казан шәһәре: Кырыкалдарларга минем дә юлыкканым булды. Берьюлы аккаунтымны ваттылар. Әлеге акчага телефон сатып алырга маташтылар. Сөйләшүне өзеп өлгердем, алдый алмадылар.

Быел кырыкалдарлар татарстанлыларның 1 миллиард 760 миллион сум акчасын урлаган. Бу сан узган елгы шушы чор белән чагыштырганда 275 миллион сумга кимрәк. Кырыкалдарлар кармагына 557 кеше эләккән. Күбесе эшләүче кешеләр. Алар курьер, администратор булып эшкә урнаша. Нәтиҗәдә, акчасыз калып, рәшәткә артына эләгәләр. Хокук сакчылары шундый 83 курьерны эләктергән. Күптән түгел Казанның Идел буе районы судында 44 яшьлек ир - атка хөкем карары чыгарылды. Курьер буларак ике генә көн эшләргә өлгерә. Ике көндә 705 мең сум акча урлый. Нәтиҗәдә, аны ике ел ярымга ирегеннән мәхрүм итәләр.

“Әти - әниең кайда эшли? Кайчан эштә булалар? Кайчан өегез буш була?” Әлегедәй сорауларны кырыкалдарлар мәктәп укучыларына еш бирәләр. Куркыталар, яныйлар. Өйдә сейф булса, аны ачып күрсәтүне таләп итәләр. Мисал өчен, күптән түгел шундый очрак Алабуга районында теркәлгән. Укучы балага өйдәге сейфны урманга алып чыгуын таләп итәләр. Бала кырыкалдарларның һәр әмерен карусыз үти. Сейфны урманга алып чыгып ачкач, анда мылтык барлыгын күрә. Сейфны да, мылтыкны да урманда яшерә. Урманда чакта аңа кабат шалтыраталар. Һәм дустының өендәге сейфны ачарга таләп итәләр. Моның өчен аның банк картасына 13 мең акча күчерәләр. Бу акчага ул кибеттән болгарка сатып ала. Сейфны ачкач, анда да мылтык барлыгын күрәләр. Хәзер бу эпизодлар буенча тикшерү эшләре алып барыла.

Кырыкалдарлар тозагына эләкмәс өчен билгесез кешеләрнең шалтыратуына җавап бирмәскә, таныш булмаган сылтамаларны файдаланмаска киңәш итәбез, - ди Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы бүлеге начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Ленар Рәфыйков.

Алар кырыкалдарлардан алданучыларның кимүен үз исеменә кредит рәсмиләштерүне тыючылар күп булудан күрәләр. Мондый хезмәттән 730 меңнән артык татарстанлы файдаланган. Моннан тыш, сим - карталарны рәсмиләштергә дә тыю куеп була. Дәүләт хезмәтләре аша 13 мең татарстанлы бу эшне башкарган инде.- Кырыкалдарлар психологик алымнарны оста куллана, - ди Ленар Илдар улы. -  Әмма явызларча куркытып, кеше күңеленә коткы сала беләләр.

Узган атнада районыбыз авылларының берсендә яшәүче 22 яшьлек егет интим хезмәт тәкъдим итүчеләргә әүвәл, 26 мең сум акча күчерә. Аннары, 23, соңрак, 26 мең сум акча күчерә. Соңгыларын, кырыкалдарлар куркытып, янап диярлек алалар.  Март аенда кырыкалдарлар бер райондашыбызга авылдашы исеменнән  Макс каналы аша: “Бу фотографиядә синме?” дигән сылтама җибәрәләр. Райондашыбыз түзми, әлеге сылтаманы ачып карый. Сылтамадагы вирус райондашыбызның барлык банк счетларына юл ача  Шунда ук банк картасыннан аның 67 мең сум акчасын урлыйлар.

Әгәр дә сезгә таныш булмаган номердан шалтыратып конкурста җиңдегез, бүләкне алу өчен код кирәк дисәләр дә, ышанмагыз, ярык тагарак алдында калуыгыз бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев