Татарстанда су коену урыннары арткан
Татарстанда 2026 елгы су коену сезонына санитар-эпидемиологик нәтиҗәләр алган пляжлар саны арткан. Хәзер таләпләргә 13 ял урыны туры килә, элек исә рөхсәт 24 пляжның 7 сендә генә коенырга мөмкин иде. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсендә хәбәр итәләр.
Ведомствода ачыклык кертүләренчә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Зеленодольск, Нурлат, Чистай, Алабуга, Мамадыш, Кама Тамагы, Карабаш, Буа районының Карабаш һәм Әлки районының Сиктерме авылларында пляжларга рөхсәт бирелгән. Бу ял итү урыннары санитария кагыйдәләренә туры килә. Пляжлардагы су һәр 10 көн саен тикшерелә.
Казанда вәзгыять әлегә башка. Роспотребнадзорның соңгы мәгълүматлары буенча, су «Зур Аккош», «Түбән Заречье», «Локомотив» пляжларында һәм Глубокое күлендә нормаларга туры килмәгән. Ведомствода рөхсәт булмаган яки су тикшерү үтмәгән җирдә су коенырга киңәш итмиләр.
Чыганак: бизнесонлайн
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев