15 апрель 2023 яңалыклары
-
Яңадан да зур җиңүләр насыйп булсын!
Бүген, Казан шәһәренең «Баско» боз сараенда, 2022-2023 нче елгы сезонның, ир-атлар командалары арасында, Татарстан Республикасы Кубогына узган ярышында, Теләченең «Регион» хоккей командасы беренче урынны алды. Котлыйбыз! Яңадан да зур җиңүләр насыйп булсын!
-
Борчак культурасын чәчүгә керештеләр
«Әхмәтова Г.Ф.» крестьян -фермер хуҗалыгы механизаторлары һәм игенчеләре Җәнәй һәм Олы Мишә авыллары арасында урнашкан 26 гектарлы басуда борчак культурасын чәчү белән мәшгуль.
-
Чисталыкка ни җитә
Калын кар астында кыш чыккан тирә-ягыбызны чистартыйк һәм алда да чиста итеп, чүпләмичә саклыйк!
-
Быел Татарстанда илкүләм проект буенча 17 мең әби һәм бабай диспансеризация уза алды
Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру ярдәмендә, авыл җирлегендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне медицина оешмаларына диспансеризация үтәргә алып бару эше оештырылган.
-
Керәшен айлыгы дәвам итә
Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза. Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Шушы искиткеч матур сүзләр бүгенге язмабызның герое - легендар җырчы, ТАССРның халык артисты Нәфисә Василовага( Анастасия Васильева) бик тә килешеп тора.
-
Өстенлекләре нидә…
Ишетүебезчә хәрби хезмәткәрләргә югары хезмәт хакы, ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, балаларны югары уку йортларында укыту өчен бюджет урыннары. Алар сугыш ветераны статусын да ала икән. Контракт буенча хезмәт итү турында үзебезне кызыксындырган сорауларны Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссары Фәнис Фәрит улы Закировка бирдек.
-
Асыл затны искә алу кичәсе узды
Теләче районы илебезгә шактый талантлы шәхесләр биргән төбәк. Алар – халкыбызның һәм республикабызның горурлыгы.
-
Коллективка киләчәктә дә уңышлар теләп калабыз!
8- 13 апрельдә башкалабыз Казанда районыбызның «Сюрприз» бию төркеменең “Фантазия” коллективы ХХIII “Созвездие - Йолдызлык” республикакүләм ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең финал өлешенең 2 турында катнашып, махсус призга лаек булдылар.
-
Җыештыру эшләре дәвам итә
Чисталык икеайлыгы кысаларында,Теләченең беренче номерлы бакча хезмәткәрләре бакча территориясендә җыештыру эшләре алып бардылар.
-
“Күңелем шигырь яза” бәйгесенә
Гөлнара Гатауллина шигыре. Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши.