Борчак культурасын чәчүгә керештеләр
«Әхмәтова Г.Ф.» крестьян -фермер хуҗалыгы механизаторлары һәм игенчеләре Җәнәй һәм Олы Мишә авыллары арасында урнашкан 26 гектарлы басуда борчак культурасын чәчү белән мәшгуль.
Әлеге эштә узган ел кайткан чәчү агрегаты белән МТЗ 82-1 тракторында алдынгы механизатор Габделәхәт Җаппаров, симәнә чыгаруда Айрат Шәкүров һәм ашлама чыгаруда Евгений Яковлев хезмәт куя. Шулай ук, язгы кыр эшләрендә Саба агрокөллиятендә белем алучы студентлар да булышалар икән үзләренә. Ширкәтнең баш агрономы Нияз Хәйруллин белдергәнчә, бүген алар борчак культурасын чәчүгә керештеләр.
Ленар Хуҗин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев