Өстенлекләре нидә…
Ишетүебезчә хәрби хезмәткәрләргә югары хезмәт хакы, ташламалар, кредит һәм салым каникуллары, балаларны югары уку йортларында укыту өчен бюджет урыннары. Алар сугыш ветераны статусын да ала икән. Контракт буенча хезмәт итү турында үзебезне кызыксындырган сорауларны Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссары Фәнис Фәрит улы Закировка бирдек.
- Фәнис Фәритович, әгәр кешенең контракт буенча хезмәт итү уе барлыкка килсә, ул иң беренче кая мөрәҗәгать итәргә тиеш?
- Әгәр яшь кеше контракт буенча хәрби хезмәткә керергә теләк белдергән булса, ул хәрби Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариатына килергә тиеш була. Элек контракт буенча хезмәткә чакырылыш буенча хезмәтен үткәннәр генә алынса, хәзер исә армиягә бармаган югары һәм махсус урта белемле (көллият тәмамлаган) егетләргә дә мондый мөмкинлек бирелә. Иң мөһиме сәламәтлек категориясе тиешле дәрәҗәдә булу кирәк. Ә инде яшькә килгәндә, хәрби килешүләр 18-60 яшьлекләр белән төзелә.
- Аларга нинди ташламалар, ярдәмнәр каралган?
- Контракт хезмәтендәгеләргә тиешле социаль пакет, ташламалар каралган. Алар фатир яки тулай торак белән тәэмин ителә. З ел хезмәт иткәннән соң, җыелма ипотека программасында катнашып, теләгән җирдә фатир сайлау мөмкинлеге бирелә. Фатир бәясен дәүләт каплаячак. Шулай ук 3 ел хезмәт иткәннән соң ир-егет конкурссыз теләгән уку йортына керә, хәрби уку йортларында бушлай укый ала. Медицина хезмәте һәм тернәкләнү учреждениеләрендә дәвалану да бушлай. Хәрби хезмәткәр ел саен форма, башка кирәк-ярак белән тәэмин ителә. Контракт нигезендә хезмәт үтүченең хезмәт хакы да тиешле дәрәҗәдә – вазифасына, хәрби званиесенә, хезмәт стажына, квалификациягә, физик хәзерлеккә, ирешелгәннәргә карап, аерым хәрби шартларны исәпкә алып түләнә. Медицина хезмәте, дәвалану, дарулар да бушка. Контрактчы үзе генә түгел, гаилә әгъзалары да Мәскәүдә махсус госпитальдә бушка дәвалана ала. Чираттагы ял хезмәт срогыннан чыгып бирелә. Ял итәргә барырга уйласалар, үзенә генә түгел, гаилә әгъзаларына да юл бушка.
– Контракт буенча хезмәт итәргә кемнәрне алалар соң?
- 18 яшьтән 40 яшькәчә сәламәт булган, кимендә 11 сыйныф белемле кешеләр сайлап алына. Контракт срогы кимендә 11 айга төзелә. Контракт килешүе армиядә хезмәт итеп кайтучы кешеләргә өстенлек бирелә. Кимендә махсус урта белеме булуы шарт. Кайда һәм нинди гаскәрләрдә хезмәт итәргә? Күбесе үзләре яшәгән урынга якынрак җирдә хезмәт итәргә тели. Инде контракт буенча хезмәт итәргә уйлагансыз икән, алда әйткәнемчә Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариатка килергә яки шалтыратырга була. Белешмәләр өчен телефоннарыбыз: 88436223541, 88436223741, 88436223641.
- Фәнис Фәритович, контракт буенча хезмәт итүчеләргә хезмәт хаклары буенча да әйтеп китсәгез иде.
- Контракт килешүе төзегән кешегә РФ Президенты Карары нигезендә хезмәт хакына өстәп 15 мең сум түләнә. Якынча алар айга 170 мең хезмәт хакына ия була дигән сүз.
- Сөйләшүебез ахырында үзегезнең теләкләрне дә җиткерсәгез иде.
- Хәрби хезмәттә булучы райондашларыбыз иән-сау якыннары янына әйләнеп кайтсалар иде.
Эльмира Котдусова
Фото: https://www.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев