Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Керәшен айлыгы дәвам итә

Кеше, үзенең көндәлек тормышында, сагыш, кайгыдан арынасы, яки, киресенчә, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә, җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күңелендә сакланган, үзенең хис – тойгыларына туры килә торган көйне суза. Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңге яши. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Шушы искиткеч матур сүзләр бүгенге язмабызның герое - легендар җырчы, ТАССРның халык артисты Нәфисә Василовага( Анастасия Васильева) бик тә килешеп тора.

Нәфисә Василова (Анастасия Васильева) 1943 елда Татарстан Республикасының Теләче районы Субаш авылында туа. 1965 елда Нәфисә Василова үзешчән сәнгатьнең Республика смотрында катнаша. Һәм инде бу вакытта ук тыңлаучыларны тавышының матурлыгы һәм үзенчәлекле җырлау манерасы белән җәлеп итә.

1969 елда Нәфисә Василова ТАССР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша. Бу артистлар өчен катлаулы еллар була. Ул чакларда артистларга кунакханәдә тору мөмкинлеге булмый. Икешәр, өчәр ай вагоннарда яшәп, илне гизеп кайталар алар. Ансамбльнең артистлары да, бу газаплы юлларда түзә алмыйча, еш алышынып торалар.Тормыш авырлыкларын күп күреп чыныккангадыр, Нәфисә түзә, өстәвенә анда сәнгатькә-җырга бирелгәнлек тә көчле була.

Ул вакытта Сахалиннан концерт бригадасы белән килгән Япон музыканты аны Япон җырына өйрәтә. 1987 елда, Япониягә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән барган сәфәрдә Нәфисә Василова бу җырны башкара. Японнар әсәрнең дөрес башкарылуына бик гаҗәпләнәләр һәм сокланалар.

Ул Сара апа Садыйкова белән дә тыгыз элемтәдә була. Бервакыт Сара апа Нәфисәне телефон аша эзләп табып, өенә килергә чакыра һәм Гөлшат Зәйнашева сүзләренә иҗат ителгән «Үз илемдә» дигән җырын бирә. Бу җырны радиога яздыргач, аны халык та үз итә.

Нәфисә Василова башка җырчылардан матур, киң диапазон белән генә түгел, сирәк очрый торган тембр - контральт белән дә аерылып тора. Аның җырлары бай тавыш гармониясе һәм рухи киңлеге, үзенчәлекле халык җырлавы культурасы белән аерылып тора. Югары һөнәри осталык аңа рус, татар, башкорт һәм украин әсәрләрен зур уңыш белән башкарырга, аерым төсләр табып, җырда милли колорит биреп, бик төгәл һәм образлы итеп башкарырга мөмкинлек бирә.

Күп милләтле совет сәнгатен армый-талмый пропагандалаган һәм актив иҗади эшчәнлеге өчен Нәфисә Василовага 1979 елда «ТАССРның халык артисты»дигән мактаулы исем бирелә. Ул 25 ел гомерен татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәхнәсенә багышлады. 2006 елның җәендә Нәфисә ханым бу дөньядан китә. Әмма аның җырлары исән....

Чыганак: https://vk.com/ccemelyanova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев