Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Асыл затны искә алу кичәсе узды

Теләче районы илебезгә шактый талантлы шәхесләр биргән төбәк. Алар – халкыбызның һәм республикабызның горурлыгы.

14 апрель көнне Казанда республикабызның Халыклар дуслыгы йортында якташыбыз , Субаш авылы тумасы, ТАССРның халык артисты, күренекле җырчы, гомере буе Татар дәүләт  җыр һәм бию ансамбле солисткасы булган  Нәфисә Василованы (Анастасия Васильеваны) искә алу кичәсе булып үтте. Исән булса , быел аңа гыйнвар аенда 80 яшь туласы иде.

Җырчыны искә алу кичәсе  2021 елда Яков Емельянов  исемендәге мәдәни үзәк башлап җибәргән “Җакын  дуслар җыелышкач” проекты кысаларында узды. Әлеге проект кысаларында апрель ае Теләче районы керәшеннәренә багышлана.

Чарада катнашучыларны республика керәшен җәмгыяте иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова, Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин  сәламләде.

Кичә җырчының хезмәттәшләренең, авылдашларының, сыйныфташларының истәлекләре, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тарафыннан әзерләнгән фото, видеоматериаллар, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Субаш авылыннан килгән “Нардуган” керәшен халык фольклор ансамбле, Казанның “ Казансу”керәшен фольклор ансамбле һәм “Бәрмәнчек”  керәшен  фольклор дәүләт ансамбле артистлары чыгышлары белән үрелеп барды.

Якты һәм җылы кичәнең чагылышын сез түбәндәге фоторәсемнәрдә күрәсез. Чара турында тулырак “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.

Фәнил Гаязов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев