“Күңелем шигырь яза” бәйгесенә
Гөлнара Гатауллина шигыре. Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туган. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши.
Кайда барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем!..
Габдулла Тукай.
Яшел хәтфә болын, урман буе,
Әрәмәлек, куе камышлар
Кабат төшләремә керде бүген,
Туган авылым, дуслар, танышлар.
Балачагым эзе калган урам
Елга буе, чишмә, таллыклар.
Шушы гүзәллектә үткән еллар,
Югалтулар, кабат табышлар.
Мәктәбемә илткән сукмак буйлап
Ничәнче кат атлыйм тын гына!..
Хәзер аңлыйм: булган икән бит ул
Изгелеккә илткән юл гына...
Без уйнаган комлык, тау битләре,
Бәбкә саклап йөргән тугайлар.
Бары матур хәтирәләр генә булып,
Йөрәгемә уелып калганнар.
Ә шулай да, төшләремә кереп
Үзәкләрем өзелеп сагынган
Иң кадерле һәм иң якыны миңа -
Туган йортым, газиз бусагам!
Тәүге кабат аваз салган нигез,
Иң беренче тәпи атлавым!..
«Әттә», «Әннә» сүзен саклый сыман
Сандыктагы бишек каплавы
Балачагым килеп чыгар кебек,
Ишек ачсам, һәрбер почмактан,
Чырык-чырык көлә ике кызчык -
Апа-сеңел – бер үк кочактан.
Ишеткәндәй булам әниемнең
Йомшак кына әкият сөйләвен.
Әтиемнең яшел гармун тартып
Акрын гына нидер көйләвен.
Әбиемнең дисбе тарта-тарта,
Изге теләк безгә теләвен,
Коръән аятьләрен укый-укый
Яхшы юлга безне өндәвен…
Бүген дә бит, юкса, шул ук нигез,
Шул ук йортым, шул ук бусага…
Тик... Салкын бушлык җанны өтә,
Күңелләрне авыр моң сара…
Ятимләнеп калган туган нигез,
Боегып калган кебек киң урам,
Әткәм-әнкәм рухы рәнҗемәсен
Шуны теләп догалар кылам.
Кайтыр якка юллар өзелмәсен,
Онытмыйк без туган нигезне!
Килер буыннарга мирас калдыралсак
Үкенүләр телмәс бәгырьне.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев