"Теләче" газетасы - Теләче районы
22 август - Россия Федерациясе Дәүләт Флагы көне. Бүген әлеге уңайдан, район загс бүлегендә “Мы граждане России “- Без Россия гражданнары” Бөтенроссиясе акциясе кысаларында тантаналы чара узды.
Быел Татарстан юлларында 183 кешенең гомере өзелгән. Шуның 11е балалар. 1829 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. 23 кешенең гомере өзелүенә исерек йөртүчеләр гаепле булган.
Танылган спортчы, көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин үзенең тренерлык эшчәнлеген Чаллы шәһәрендә дәвам итәчәк. Ул көрәш белән шөгыльләнү өчен 7 яшьтән өлкәнрәк булган балаларны җыя.
Полицейскийлардан качкан мотоцикл йөртүчесен тоткарлаганнар. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, егет башка байкерлар белән Пушкин урамы буйлап барган. Аның мотоциклында дәүләт номеры булмый. ГАИ мотопатруле моны күргән һәм полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыны тоткарларга карар кылган.
Казан урамнарына тест режимында җәмәгать транспортының ике яңа моделе — троллейбус һәм трамвай чыкты. Шәһәрлеләр яңалыкларны гадәти маршрутларда күрә алачак.
Татарстанда «Чиста һава» опеартив-профилактика чарасы дәвам итә. Ул «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында 1 июньдә башланды. Бу хакта Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. н
22 август – Россия Федерациясе дәүләт флагы көне. Бу дата 1994 елда Россиянең ул вакыттагы Президенты Борис Ельцин указы нигезендә гамәлгә куелды.
0