Казан урамнарына тест режимында җәмәгать транспортының ике яңа моделе — троллейбус һәм трамвай чыкты. Шәһәрлеләр яңалыкларны гадәти маршрутларда күрә алачак.
Яңа троллейбус 1, 5 һәм 8 нче маршрутлар буенча, ә трамвай 7 нче маршрут буенча йөриячәк. Ике модель дә түбән идәнле, бу аз хәрәкәтләнүче пассажирлар, өлкән яшьтәге кешеләр һәм коляскалы ата-аналар өчен уңайлыклар тудыра. Трамвай урта ишек янында Аппарель белән җиһазландырылган, ә тышта һәм эчтә аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен чакыру төймәләре каралган.
Чыганак:аифказан
Нет комментариев