Полицейскийлардан качкан мотоцикл йөртүчесен тоткарлаганнар. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, егет башка байкерлар белән Пушкин урамы буйлап барган. Аның мотоциклында дәүләт номеры булмый. ГАИ мотопатруле моны күргән һәм полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыны тоткарларга карар кылган.
Нәтиҗәдә хокук саклаучылар мотоциклчының шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Ул Казанда яшәүче 21 яшьлек кеше булып чыга. Егетне тоткарлыйлар һәм бүлеккә китерәләр. Аңа берничә административ беркетмә төзелә. Суд карары белән хокук бозучыга 12 тәүлеккә административ кулга алу билгеләнгән.
Чыганак:татаринформ
Нет комментариев