Татарстанда ипотека бәясе төшкән
2026 елның июнь нәтиҗәләре буенча, Татарстанда уртача үлчәнгән ипотека ставкасы 9,1% тәшкил иткән. Бу шул ук елның март ай күрсәткеченнән 1,72 процентка азрак, әмма 2025 елның декабрендәге дәрәҗәдән (7,96%) югарырак булып кала. Бу хакта Россия Үзәк банкы аналитикасы раслый.