Яшьлегендә трамвай йөрткән
Район яңалыклары

Яшьлегендә трамвай йөрткән

Бүген Айдар авылында яшәүче Сания Миңневафа кызы Шәйхетдиновага 90 яшь тулды.

Әлеге уңайдан яшьлегендә Казанда трамвай йөрткән, соңрак, авылда сөт җыючы, кибетче кебек җаваплы эшләр башкарган Сания әбине гомер бәйрәме белән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, Айдар аввл җирлеге башлыгы Хәйрулла Хәсәншин, Айдар авылы мәдәният йорты директоры Резеда Фәләхова белән авыл китапханәчесе Алсу Фәләхова һәм балалары, килен - кияүләре тәбрикләп, изге теләкләрен җикерделәр.

Алар, Бөек Ватан сугышы ветераны, тормыш иптәше Гаптелмәүлә абый белән дус - тату гаиләдә дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Гаптелмәүлә абый 2010 елда гүр иясе була. Төп нигездә үзе генә гомер кичерүче Сания апа бүген 10 оныкка, 13 оныкчыкка ия бәхетле, әни, әби, дәүәни. Ул аларның әле берсен, әле икенчесен каршы ала, әле берсен озата, әле икенчесен. Көн дә әнә шундый куанычлы мәшәкатьләр белән яши ул.

Бүгенге юбиляр, хезмәт ветераны Сания апаның гомер юлы  турында тулырак  “Теләче” газетасының киләсе саныннан укый аласыз.


Нет комментариев