Ана рәхмәте
Район яңалыклары

Ана рәхмәте

22 август көнне Теләченең Батыр спорт комплексында минем улым Габдулхаков Айназ Айрат улы истәлегенә кече футбол ярышлары булып узды , әлеге ярышлар тугыз ел рәттән үткәрелә.

Ярышта 5  команда катнашты: Большак (Кукмор), Тсп (Тюлячи), Балтаси, Альянс (Узяк), Б.Меша.  Иң зур рәхмәтләремне бу ярышны оештыручылар: Альмира Юсуповага, Рафиль Мухаммадиевка,Рафиль Хакимовка, хезмәттәше Рәдиф Дамир улына; ярышларны ачу тантанасында чыгыш ясаган

Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының Финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Раис Рәшит улына, Теләче муниципаль районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ибрагимов Зульфат Зөфәр улына җиткерәм. Сез минем газиз баламның яраткан уенына  жыелып,аның рухын шатландырасыз.  Ана өчен баласының исеме онытылмавы, аның турындагы якты истәлекнең игелекле гамәлләрдә яшәве — иң зур куаныч. Бу турнир минем улымның иң яхшы һәйкәленә әверелде. Яшь егетләрнең мәйданда уйнаганнарын күрү, сезнең ярдәмне һәм бердәмлекне тою — бу алга таба суларга, яхшылыкның бетмәвенә ышанырга көч бирә.  Сез кайгы уртаклашу гына түгел, ә җан җылысы белән тулы бәйрәм атмосферасы тудыра алдыгыз. Минем югалтуга битараф калмавыгызны тойдым. Сезнең бердәмлегегез, энергиягез һәм ихласлыгыгыз миңа бу авыр кайгыда ялгыз түгеллегемне аңлатты. Игелекле, якты күңелле улымның истәлеген дуслар һәм иптәшләр йөрәгендә саклап калганыгыз өчен баш иям. Сез миңа бүләк иткән мәхәббәт һәм ярдәм һәрвакыт үзегезгә һәм якыннарыгызга меңе белән әйләнеп кайтсын.

Сезгә ныклы сәламәтлек, ир-атларча тугрылык һәм аяз күк йөзе телим. Чиксез рәхмәтләрем һәм аналарча ихтирам белән Габдулхакова Гөлүсә Вакыйф кызы.


Нет комментариев